23.02.2022

23

Кадерле әтиләр, абыйлар, энеләр, уллар, хөрмәтле ватандашлар, газиз кардәшләр! Сезнең барчагызны Ватанны саклаучылар көне белән ихлас тәбрик итәм. 23 февраль - көчле, тәвәккәл, нык рухлы, батыр йөрәклеләр көне. Һәрбер ир Ватанны саклаучы батыр, һәрбер ир үз хезмәте белән илебезне данлый, аның киләчәгенә, үсешенә өлеш кертә. Сез тынычлык, имин тормыш, куркынычсызлык һәм киләсе көннәргә ышаныч сагында торучылар. Сезгә ихлас хөрмәт, рәхмәт хисләремне җиткерәм! Киләчәк буын бабаларыбызның, әтиләребезнең батырлык мисалында тәрбияләнеп, Аллаһ Тәгаләгә, Ватанга мәхәббәт, кешелек дөньясына хөрмәт кебек хисләрне йөрәк түрләренә урнаштыра алсалар, илебезнең имин киләчәгенә ныклы нигез салынды дип әйтә алырбыз! Бүген илләребез тыныч, тормышларыбыз мул, динебезне ирекле тотып яшибез, ӘлхәмдүлиЛләһ! Әмма дөньяның төрле почмакларында авырлык күреп, сугыш афәтләреннән зур югалтулар кичереп яшәүчеләр дә бар. Аллаһ Тәгаләдән алар өчен һәрдаим догалар кылып, тынычлык, иминлек, сабырлык сорыйбыз. Ватан өчен башын салганнар өчен догалар кылып, рухларының шат булуын телибез. Аллаһ Тәгалә килер көннәребезне имин, якты, куанычлы итсен! Аллаһның берлеген танып, саулыкта, муллыкта, шөкер итеп, гыйбадәтләребезне үтәп, дус, тату булып яшәүләребез насыйп булсын! Гаиләләрегезгә иминлек, күңелләрегезгә тынычлык, тормышларыгызга бәхет телим! Хәер догалар һәм изге теләкләр белән Үзәкләшкән дини оешма Чувашия Республикасы мөселманнары Диния Нәзарате рәисе, Чувашия мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин
Заказать сайт