25.01.2022

Кеше гомере - Аллаһ Тәгаләнең санап кына биргән нигъмәтедер.

Әссәләмү галәйкүм, кардәшләрем! Кеше гомере - Аллаһ Тәгаләнең санап кына биргән нигъмәтедер. Ул бик кыска, мизгел генә. Шулай булса да, шушы алдагыч дөньяның купшы- матурлыгына, дәрәҗәләренә, байлыгына алданып, нәфесебезгә, теләкләребезгә ияреп, үзара булган яхшы мөнәсәбәтләрне югалтабыз, күркәм мөгамәләне җуябыз. Фани дөньяга мәңгелеккә килгән кеше кебек юк-барга алданып, Ахирәтебез хакында онытабыз, аны артка куябыз, Аллаһ сакласын. Әллә гыйлемебез сай булганга, әллә тәкәбберлек куәтле булганга, хакыйкатьне сөйләргә, Аллаһ сүзен әйтергә куркабыз. Әйтә калсак, шушы сүзләргә тугрылык саклаганда, һичшиксез, берәр аңламаучысыннан тискәре сүзләр ишетәбез. Дөрес сүзне ишетү кайвакыт җанны әчеттерә. Аны күтәрә белү өчен иманың нык, инануың ихлас булу кирәк. Раббым һәрберебезгә иман байлыгы, тирән гыйлем, тәквалык насыйп итсен. Гыйлемебезне тирәнәйтеп, әхлагыбызны төзәтеп торырга язсын. Шулай булганда гына бездән Аллаһ Субхәнәһү үә Тәгалә дә, кешеләр дә разый булыр. Бүген, 25 гыйнварда, 7 көн элек арабыздан бакыйлыкка күчкән бабайны (хатынымның әтисен) Коръән белән искә алу мәҗлесе узды. Мәҗлестә мәрхүм бабайның туган кардәше буларак, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте казые Сәедзадә хәзрәт тә катнашты. Ул үзенең бакыйлыкка күчкән ир кардәшен хәерле сүзләр белән искә алып, аның рухына хәер-догалар кылды. Нәзарәттәге буталышларда, таркаулыкта үз җитешсезлеге булуын да әйтте. Бәхиллекләрне белгертеп, бер- беребезнең кулларын кысыштык. Бу дустанә аралашуыбыз дәвамлы, хәерле, Аллаһның ризалыгына илтүче гамәлләрдән булсын! Ислам юлында бергәлешеп хезмәт итәргә насыйп булсын! Җитәкче түрәләребез төрле булса да, асыл Хуҗабыз Аллаһ бердер, дигән нәтиҗә белән, кабат кунакларга чакырышып, хәерле сүзләр белән саубуллаштык. Бүген исән сау булганда бәхилләшеп калыйк. Иртәгә инде соң булу ихтимал, кардәшләр. Рәфис бабайның рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Әәмиин!
Заказать сайт