22.01.2023

Книга История села Урмаево

Чувашия Республикасының Комсомольск районында урнашкан, өч меңләп ватандашыбызызның туган туфрагы булган данлыклы Урмай авылы илебездәге иң зур татар авылларының берсе булса да, аның тарихы бүгенгә кадәр тирәнтен өйрәнелмәгән. Тарихи сәхифәләрне барларга алынучылар бу эшнең төбенә төшеп җитә алмыйча, дөнья куйган. Инде шушы хәерле эшкә Чувашия Республикасы милли-мәдәни мөхтәрияте белән Чувашия Республикасы мөхтәсибәте алынды. Оешма җитәкчеләре ике бертуган Хәйдәр һәм Фәнис Сафиуллиннар үзләре дә Урмай егетләре. Мәчеттә еллар дәвамында җыелган мәгълүматларны китап битләренә салып, туган авыллары турында тарихи хезмәт бастыру эшен алар үз кулларына алды. 18 гыйнварда әлеге эшне тормышка ашыру өчен төзелгән инициатив төркемнең чираттагы утырышы узды. “Эшче төркемебездәге һәркемгә йөкләмәләр йөкләнде: кемдер авылның килеп чыгышын, кемдер авыл советы тарихын, колхоз барлыкка килүне, кемдер мәктәп тарихын, мәчетләр тормышын, кемдер гражданнар сугышы елларын, кемдер Бөек Ватан сугышы еллары тарихын барлый, өйрәнә. Эшебезне башлап җирәрүгә үк авыл халкына да игъланнар ясалды. Алар да үзләрендә булган мәгълүматлар, гаилә фотоальбомындагы сурәтләр белән уртаклаша. Мәктәп укучыларына да әби-бабаларыннан сорап, истәлекле вакыйгаларны туплап алырга дигән бирем булды. Сайтлар аша да мәгълүмат җыюыбыз хакында игъланнар бирдек. Хәзерге вакытта Урмай турында мәгълүматлар туплау, алар белән танышу, өйрәнү бара. Эшебезгә бик күп якташлар теләктәшлек белдерде. Аллаһ теләсә, бу хезмәтебез киләчәктә ике томлык китап булып басылыр дип уйлыйбыз. Беренче том Урмайга нигез салынган чорлардан башлап, гражданнар сугышы чорын үз эченә алса, икенче том гражданнар сугышыннан соңгы еллар тарихына багышланыр дип торабыз. Ниятебездә бу ике томны берләштереп, бүләк өчен зур китап итеп чыгару эше дә юк түгел. Аллаһ Тәгалә ярдәмен салсын”, - дип уртаклашты бу проектны җитәкләүчеләрнең берсе имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Сафиуллин. Чувашия Республикасы милли-мәдәни мөхтәрияте Чебоксар шәһәре татарларының тарихын мәңгеләштерү нияте белән тарихи мәгълүматлар туплау эшләре дә башлап җибәрде. Бу эшкә Чебоксар шәһәрендәге югары уку йортлары студентлары да җәлеп ителде. Башкала татарларның тарихы тиздән язылачак фәнни эшләрнең нигезенә ятачак. Тарихны барлау белән шөгыльләнүчеләр әйтүенчә, мәгълүмат туплауда һәм тарихи хезмәтләр язуда шушы төбәк тормышы белән якыннан таныш булган галимнәрнең дә чыгышлары файдалы булачак. Аларны Урмай авылы мәктәбендә уздырырга планлаштырылган фәнни-гамәли конференциягә чакырырга уйлыйлар.
Заказать сайт