18.09.2022

Кунаклар быел 10 яшен тутырган мәчет бинасы белән танышты.

Торле тантанага тулы кен. Бүген 1 июльдә, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарате рәисе, имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Сафиуллинның рәсми чакыруын кабул итеп, "Кара Пулат" мәчетенә хөрмәтле кунаклар Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде. Кунаклар быел 10 яшен тутырган мәчет бинасы белән танышты. "Кара Пулат" мәчете Идел буе Болгарстанының танылу алган объектлары нөсхәсендә төзелеп, бүгенге көндә Урмай халкына мәчет буларак кына түгел, ә дини агарту үзәге буларак та хезмәт итә. Мәчет төзелешенә саллы өлеш керткән Рөстәм Нургали улы Республика башлыкларының дини лидерлар, имамнар тарафыннан һәрвакыт ярдәм тоюын билгеләп узды һәм төбәкнең үсеше күп вакыт дини башлыклар һәм төбәк җитәкчеләренең бердәм, киңәшле эше белән бәйле булуын ассызыклады. Ул актив эшчәнлекләре өчен мәчет имамнарына рәхмәтләрен җиткереп, уңышлар теләде һәм "Кара Пулат" мәчетенә шәхси автографы белән Коръән китабы бүләк итте. Олег Николаев үз чиратында Миннеханов әйткәннәр белән килешүен белдереп, татарларның төбәк тормышына бихисап өлеш кертүен, бабалардан калган горефләрне саклап яшәүләрен билгеләп узды. Чакыруны кабул итеп, "Кара Пулат"ка килүләре өчен Фәнис хәзрәт кунакларга олы рәхмәтен житкерде һәм хөрмәт йөзеннән милли баш киеме - түбәтәйләр бүләк итте. Очрашуда үзара хезмәттәшлек, киләчәктә уртак нәтиҗәле эшчәнлек алып бару хакында да килешенде.
Заказать сайт