28.02.2022

"Намаз укырга яратам" викторина

27 гыйнварда Урмай авылының Кара Пулат мәчетендә, Исра һәм Миграҗ вакыйгаларына мөнәсәбәтле, башлангыч сыйныф балалары өчен "Намаз укырга яратам" викторина-бәйгесе узды. Миграҗ вакыйгасы өммәтебезгә биш вакыт намаз бүләк ителгән мизгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһ катына ашып, өммәте өчен рәхмәт, мәгъфирәт, җәннәт ачкычы булган намазны бүләк итеп кабул итә. Шул вакыйгадан башлап Кыямәт көненәчә мөэминнең намазы аны җәһәннәмнән ерагайтып, Аллаһның рәхмәтенә, җәннәтенә ирештерә торган коралына әйләнә. Шушы коралны балаларга да ныклап тоттыру өчен, киләчәк буын намаз, сәҗдә әһеллере булып яшәсеннәр дип, имамнар зур тырышлык куя. "Намаз укырга яратам" викторина-бәйгесе моңа ачык дәлил. Балаларның намаз буенча гыйлемнәрен 3 төркемгә бүлеп сынадылар. 1-2 сыйныф укучылары 2 рәкәгатьле намаз укып күрсәтүдә ярышты. 3-4нчеләр 5 вакыт намазны, Кунут догасын, Аятел-Көрсине белергә тиеш иде, 5-6 сыйныфларның 5 вакыт намазга өстәп, Коръәннең кыска сүрәләрен яттан белү дәрәҗәләрен дә тикшерделәр. Мөгаллимнәр Самкина Әлфридә, Галәветдинова Фирдания, Галәветдинов Динислам, Минзәет хәзрәт биремнәрне Ислам нигезләре буенча өстәмә сораулар белән тагын да катлауландырдылар. Малайлар мәчетнең зур залында, кызлар класс бүлмәләрендә белем дәрәҗәләрен күрсәтте. Шунысы куанычлы, бәйгегә балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килгән иде. Алар да апаларының сорауларына теләп җавап бирделәр. Һәр бәйгенең җиңүчесе булган кебек, викторинаның да "беренчеләре" билгеләнде. Һәр номинациядә малайлар арасында да, кызлар төркемендә дә беренче, икенче, өченче урыннар бирелеп, бүләкләр тапшырылды. Җиңү яулый алмаганнар да өлешсез калмады: Кара Пулат мәчете күчтәнәч итеп бер кап тәм-том өләште үзләренә. Бәйрәм төсен алган чара чәй табыны артында татлы тәгамнәр белән сыйланып дәвам итте. Балаларның әниләре, мәчет шәкертләре белән берлектә катнашучылар өчен күркәм табын хәзерләгәннәр иде. Балаларның шат елмаюларын, күтәренке кәефләрен күреп, оештыручылар да ихлас сөенде. Гади викторинаны бәйрәмгә әйлендерүдә мәчет имамы Фәнис хәзрәтнең, Ирек Зиганшинның, мөтәвәллият әгъзаларының өлеше зур. Бергәләшеп укылган икенде намазлары, Мигъраҗ вакыйгасын, аның әһәмиятен ачып биргән эчтәлекле вәгазь дә балалар күңеленә хуш килде. Мәчетнең имамы һәм викторинаны оештыруда башлап йөрүче Фәнис хәзрәт Сафиуллин дөньяларга иминлек сорап, канкойгыч сугышлар булмавын, күрше дәүләттә килеп чыккан аңлашылмаучылыкларның тизрәк төгәлленүен теләп, балалар белән догалар кылды. Бу ихлас догалар, күркәм теләкләр кабул булсын! Имин, азат илдә гыйбадәтлеребезне үтәп, балаларыбызны күркәм тәрбия кылып, шөкер итеп яшәүләребез насыйп булсын!
Заказать сайт