08.01.2022

Руководитель молодежного крыла

7 гыйнварда, жомга намазы укылып, кунакларны, яшь шәкертләребезне, спортчыларны кунак итеп озаткач, Чуашстан авылларыннан җыелган яшь спортчылар белән Кара Пулат мәчетендә очрашу булып узды. Җыелышта 2022 елның беренче кварталында узачак спорт чаралары, аларны оештыру эшләре хакында киңәштек. Бу эшләр өчен җаваплы итеп, спортчыларның үзләре арасыннан яшь, спорт өчен янып йөрүче мөселман кардәшебез Шыгырдан авылы егете Җәмдиһанов Илмаз Әлфис улы сайланды. Киләчәктә волейбол, футбол, армрестлинг буенча да ярыш- турнирлар оештыру планга кертелде. Тәнебез - Аллаһ тарафыннан бирелгән нигъмәт һәм амәнәттер. Аның сәламәтлеген кайгырту бурычы хакында да онытмаска кирәк. Спорт безнең тәнебезне сәламәт тоту һәм куәтебезне нык итү өчен бик мөһим чара. Пәйгамбәребез Мүхәммәд галәйһиссәләм дә көчле мөэминнең Аллаһ каршында дәрәҗәсе көчсез мөэминнекенә караганда югарырак булуын хәбәр итте. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип халкыбыз да юктан гына әйтмәгән. Бу киләчәк эшләребез ихлас, дөрес ниятле булып, Аллаһның ризалыгына илтүче гамәлләрдән булсын! Аллаһ Раббыбыз кардәшләребез белән бердәм булып, олылар киңәшенә, фикерләренә колак салып, яшьләргә юл күрсәтеп, үзара дус эш алып барырга насыйп булса иде!
Заказать сайт