18.09.2022

УФСИН

25 июльдә Чувашия Республикасының җәза үтәү Федераль хезмәтендә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарате рәисе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, аның урынбасары Хәйдәр хәзрәт Сафиуллин, аппарат җитәкчесе Ирек Җиһаншин, Шыгырдан дини мөселман оешмасы рәисе Фәрит хәзрәт Глухов катнашында семинар узды. Очрашуда Россия мөселманнары Диния нәзарате рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдиннең Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсов Республиканың төзәтү колонияләре хезмәткәрләре өчен лекция сөйләде, Тубән Новгород өлкәсе территориясендә хөкем ителгән мөслимәләр белән эш алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мөнир хәзрәт үз чыгышында ирекләре чикләнүчеләр арасында экстремизмны кисәтү хакында да искә алды, җәза үтәү хезмәте хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде. Очрашуда хөкем ителгәннәр белән эш алып бару өчен Чувашия җирлегендә имамнарны махсус әзерләү хакында да сүз булды.
Заказать сайт