11.04.2022

Утырыш

8 апрельдә җомга намазыннан соң Кара Пулат мәчетендә Үзәкләшкән дини оешма Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарате утырышы үтте. Җыелышта нәзарат җитәкчесе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, аның урынбасары, Республиканың милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Хәйдәр хәзрәт Сафиуллин катнашты. Утырышка иҗтимагый совет рәисе Ирек Җиһаншин, Диния нәзарате каршында яшьләр һәм спорт эшләре җитәкчесе Илмаз Җәмдиһанов та чакырылган иде. Очрашуда зур чара - республикакүләм ифтар мәҗлесе уздыру хакында сөйләштеләр. Чараны үткәрү вакыты һәм урыны билгеләнде, чакырылучылар исемлеге төзелде, мәҗлес программасы расланды. Республикакүләм авыз ачу мәҗлесе Урмай авылының Кара Пулат мәчетендә 25 апрель дүшәмбе көнне узачак. Аллаһ Тәгалә барлык хәерле эшләребезне кабул итсен, бәрәкәтен бирсен, рухыбызны нык кылып, барлык хәерле ниятләребезне тормышка ашыруда көч насыйп әйләсен
Заказать сайт