18.09.2022

Үзәкләшкән дини оешма Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарате мәхәлләләрендә ел да россиякүләм узучы

Үзәкләшкән дини оешма Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарате мәхәлләләрендә ел да россиякүләм узучы "Корбан-Кәрим" акциясе старт алды. Аның кысаларында мәчет имамнары һәм аларның булышчылары мохтаҗларга, аз керемле гаиләләргә, ялгыз өлкәннаргә корбан ите өләшә. Әлеге акция Россия мөселманнары Диния нәзарате рәисе мөфти шейх Равил хәзрәт Гайнетдиннең фатихасы һәм хәйрияче Кәримовлар гаиләсе ярдәме белән башкарыла. "Аллаһка шөкер, шушы акция кысаларында без Алатырь да, Чебоксарда, Урмайда, Шыгырданда корбан итләре өләштек. Өлкән яшьтәге ялгыз әбиләр шушы изге эшкә өлеш кертүчеләргә күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп, хәер догалар кылды. Без мөфтиебез Равил хәзрәт Гайнетдингә, хәйрияче Кәримовларга бу акцияне оештырганнары өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук Урмайның иҗтимагый советы рәисе, Урмай авылы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ирек Җиһаншинга да ит таратуда күрсәткән булышлыгы өчен зур рәхмәт әйтәсем килә", - дип уртаклашты Үзәкләшкән дини оешма Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарате рәисе, имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Сафиуллин.
Заказать сайт