18.09.2022

Әлхәмдүлилләһ, хәерле айлардан, хәерле көннәрдән булган зуль-хиджә аеның бәрәкәтле, әҗерле көннәрен быел да күрә алдык.

Әлхәмдүлилләһ, хәерле айлардан, хәерле көннәрдән булган зуль-хиджә аеның бәрәкәтле, әҗерле көннәрен быел да күрә алдык. Бу мөбәрәк вакытларның Хуҗасы Аллаһ Тәгалә быел хаҗиларыбызга да изге җирләрнең ишекләрен ачты. Вакыт, сәламәтлек нигъмәте киселмәгән, гомеребез соңы җитмәгән, тәүбә ишекләре ябылмаган, әҗер-савап алу мөмкинлекләре арттырылган шушы мизгелдә бездән дә бәхетле кеше бармы? Аллаһ Раббыбыз хәрам айларында, мөбәрәк көннәрдә, олуг Гает бусагасыннан атлаган мизгелләрдә өмет белән кылган догаларыбызны, ихлас гыйбадәтләребезне, чалыначак корбаннарыбызны кабул итсен, тормышыбызга иминлек, милләтара, динара дуслык, өммәтебезгә ныклык һәм бердәмлек насыйп әйләсен дип ялварам. Газиз дин кардәшләрем! Сезне ихластан мөбәрәк бәйрәмебез - Корбан гаете белән котлыйм! Һәрбарчаларыбызга иман ныклыгы, тән һәм рух саулыгы, ниятләрен даими дөресләп торучы чиста калеб, дин юлында нык булучы керсез йөрәк, Аллаһны арусыз зекер итүче пакь күңел телим. Изге дога- теләкләр белән Үзәкләшкән дини оешма Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарате рәисе, имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Сафиуллин
Заказать сайт