18.09.2022

Саранск шәһәренендә төзелгән мөселман мәдәни үзәгенең ачылу тантанасы

2 июль көнне Үзәкләшкән дини оешма Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарате рәисе Фәнис хәзрәт Сафиуллин "Кара Пулат" мәчетенең имамнары һәм рухи мәгърифәт үзәге хезмәткәрләре белән Саранск шәһәренендә төзелгән мөселман мәдәни үзәгенең ачылу тантанасында катнашты. "Без күршеләребезнең рәсми чакыруын шатланып кабул иттек. Мондый чараларда катнашу безгә эшчәнлегебезне нәтиҗәлерәк итүдә зур этәргеч бирә. Куршебездәге дин кардәшләребезнең ни дәрәҗәдә көчле дини рух ияләре икәнен күреп, сокландык. Берләшү, үсеш, алгарыш, мәгърифәт мәркәзе булган бу дини үзәкнең ачылуы да моның ачык дәлиле", - дип, Фәнис хәзрәт кичерешләре белән уртаклашты. Ул мордовиялеләрне төбәктә икенче яңа мөселман үзәге сафка басу белән тәбрикләп, бу ислам учагының үз җылысына нык иманлы, көчле рухлы кардәшләрне җыйнап, дини горефләрне, ислам мәгърифәтен, рухи-әхлакый тәрбияне, милләтара һәм динара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы үзәккә әйләнүен теләде.
Заказать сайт