05.02.2022

Семьи из числа мусульман собрались в мечети Кара Пулат на семейный праздник в честь Рагаиб

4 февраль, җомга кичендә актив мөселман гаиләләре Кара Пулат мәчетендә Рәгаиб - мөэминнәрнең әмире Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әти-әнисе никахлашкан көн уңаеннан оештырылган гаилә бәйрәменә җыелды. Кунаклар гаилә тормышы хакында бик куп матур сүзләр ишетте, кыйммәтле нәсыйхәтләр, файдалы киңәшләр белән гыйлемнәрен тирәнәйтте. Әлбәттә, бәйрәмнең максаты бары тик бу нәсыйхәтләрне генә ирештерү түгел иде. Жыйналучылар Урмай халкына кагылышлы бик күп мөһим мәсьәләләрне игътибарга алды: Аллаһ юлыннан бару, армый-талмый яхшылыкка өндәү һәм начарлыктан тыю, мөэминнәрнең үзара ярдәмләшүе, үсеп килүче буынны Аллаһ кушканча тәрбия кылу кебек мәсьәләләр хакында киңәштеләр. Төрледән-төрле кирәкле, әһәмиятле, көн кадагындагы сораулар күтәрелде. Иң сөендергәне шул, кунакларның һәркайсы авылда динне күтәрүгә көченнән килгән өлешне кертергә теләк белдерде. Бәйрәм кунаклары арасында укытучылар булганлыктан, дин дәресләре укытуга җаваплылык белән карап, авылдашларга ислам гыйлеме бирү мәсьәләсенә бөтен көчне куярга кирәклеген ассызыкладылар. Хак Тәгалә Коръәни-Кәримдә: "Әллә белүчеләр белән белмәүчеләр тигез булырлармы?" - ди ("әз-Зүмәр" сүрәсе, 9 аять). Пәйгамбәребез галәйһиссәләм исә, гыйлемнең өстенлеген билгеләп: "Гыйлем эзләү юлына басучы кешегә Аллаһ җәннәт юлын җиңеләйтер", - диде (Мүслим). " Бу җыелышлар алдагы эшчәнлегебез өчен бер этәргеч булып тора. Киләсе активистлар очрашуын тарихи вакыйгага - Исра һәм Мигъраҗ вакыйгасына бәйле оештырырга уйладык. Безнең бу актив төркемебезгә киләчәктә кушылучылар күбәер, дип өметләнәбез. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Дөреслектә, Аллаһ юлында иртә һәм кич кылынган гамәлләр бу дөньядан һәм анда булган барлык нәрсәләрдән хәерледер", -диде (Бухари). Авылыбыз язмышына, авылдашлар язмышына битараф булмаган кардәшлеребез бар икәнен күрәбез. Аллаһ Тәгалә хәерле ниятләребезне тормышка ашырырга көч бирсен, догаларыбызны кабул итсен", - дип уртаклашты бәйрәмне оештыручы имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Сафиуллин.
Заказать сайт